Иртәгә, 16 октябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1918 нче саны дөнья күрәчәк. Бу атнада га...
Иртәгә, 16 октябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1918 нче саны дөнья күрәчәк. Бу атнада газетабыз нинди яңалыкларга бай соң? Губернатор Алексей Русских Ульяновскида капиталь ремонттан соң яңадан ачылган 123 нче балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы халкы махсус хәрби операциядә - СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү максаты белән берләшкән. Карсун районы Нугай иле авылы урта мәктәбенең укучылары үзләренең класс җитәкчеләре белән берлектә педагогик хезмәт ветеранын Укытучылар көне уңаеннан котладылар. "Нур" халык театры артистлары Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылына барып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Ишеевка бистәсендә гомер кичерүче Рөстәм Җиһанша улы белән Фәидә Фәйзрахман кызы Хайруллиннар традицион ислам кыйммәтләрен, милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калып үстерүгә зур өлеш кертәләр. Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә "Якшәмбе мәктәбе" эшли башлады. Таныш булыгыз: үрнәк татар гаиләсе - Инза районында яшәүче Рафаил Барый улы белән Наҗия Исмаил кызы Амировлар. Чардаклы районында яшәп иҗат итүче каләм иясе Фазылҗан Алиулловны шигырьләре дә укучылар күңеленә хуш килер уйлыйбыз.