***
*** Әни күп буяулар бирде, Рәсем ясарга диеп. Дөнья миңа ак бит бирде, Язмыш язарга диеп. Бүгенгәчә шул биргәннәр, Иң олы бүләк булып, Җан белән тән арасында Тибәдер йөрәк булып. Ул йөрәк хәзер, зур булып, Дөньяны иңли инде. Өскә давыл ишелсә дә, Ул курку белми инде. Тапталган чагы булса да, Тапланмады ул йөрәк. Матур тормыш язар өчен, Рәссам булырга кирәк. Әни биргән буяуларны Саклый белергә кирәк. Дөнья биргән ап-ак битне Яклый белергә кирәк. Булат Ибраһим