Догасыз йортта бәрәкәт булмас,
Догасыз йортта бәрәкәт булмас, Дога укып башла көнеңне. Исән уянганыңа шөкер итеп, Раббыма укы рәхмәтләреңне. Изгелек эшләп башла көнеңне, Туган - тумачаңның хәлен бел. Мохтаҗларга ярдәм кулыңны суз, Кулыңнан килгәнеңчә хәер бир. Ярлымын диеп бер үк зарланма, Өстәлеңдә булгач икмәгең. Артыгы белән кайтыр әйләнеп, Синең кылган изгелекләрең. Үзеңнең дә жаның тыныч булыр, Тормышыңда булыр бәрәкәт. Раббым рәхмәтеннән ташламас, Мең бәладән коткара бер рәхмәт. Мәдинә Ихсан