Бүген "Өмет" газетасының иҗат коллективы танылган милләттәшебез - РФ мәгарифенең Мактау...
Бүген "Өмет" газетасының иҗат коллективы танылган милләттәшебез - РФ мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре, балалар бакчаларына беренчеләрдән булып милли-мәдәни компонентны керткән Рузалия Гаяс кызы Зиганшинада кунакта булды. Озакламый Рузалия Гаяс кызы үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган мәгариф тармагы ветеранының гыйбрәтле дә, сокланырлык та тормыш һәм хезмәт юлы белән газетабызның чираттагы санында таныштырырбыз.