16 нчы апрель көнне, Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында, Казан шәһәренең «Корсто... — 16 апреля 2026 г. в 15:03:33.818
16 нчы апрель көнне, Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында, Казан шәһәренең «Корстон» сәүдә үзәгендә татар теленнән XIII Халыкара олимпиада җиӊүчеләрен котладылар. 8-11 нче сыйныф укучылары 4 көн дәвамында татар теле, татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча язма һәм телдән биремнәр үтәделәр, татар халкының күренекле шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан иҗади проектлар якладылар. Олимпиадада Балтач районының Смәел, Балтач, Норма урта мәктәбе укучылары катнашты. Норма урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Бариева Зифа, 9 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Дилә татар теленнән XIII Халыкара олимпиадада беренче урын алдылар. Шул ук мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучысы Шиһапова Әмирә, 9 нчы сыйныфы укучысы Саттарова Диләрә, 10 нчы сыйныфы укучысы Закирова Камилә призерлар булдылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Насихова Гөлүзә Равил кызын, Асадуллина Энҗе Васил кызын зур җиӊүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уӊышлар телибез!

