Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип... — 21 апреля 2026 г. в 14:39:19.497
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. Районның барлык төп һәм урта гомуми белем мәктәпләрендә диктант язу мәйданчыклары булдырылды.Укучыларны һәм педагогларны әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз!

