22 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстит... — 22 апреля 2026 г. в 15:23:15.167
22 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Конкурс Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 дән артык мәктәп укучысын берләштергән, ә зона этапларында 300 гә якын яшь иҗатчының эшләре бәяләнгән. Поэзия, проза, драматургия, журналистика, әдәби тәрҗемә номинацияләрендә Бөрбаш мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Сәләхиев Салават 1 нче урын, Куныр мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Ваккасова Раилә, Карадуган гимназиясенең 11 нче сыйныфы укучысы Кадырова Назилә, Карадуган гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә, Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Низамиева Гүзәл, Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Шакирова Иркә 2 нче урын, Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Корбанова Зилә 3 нче урыннар алдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җитәкчеләре: Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы, Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы, Гыйниятуллина Диләрә Ханнан кызы, Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызы.

