26 июнь туйлар көне булды! Датасы матур шул – 26.06.26💋 — 29 июня 2026 г. в 13:47:12.307
26 июнь туйлар көне булды! Датасы матур шул – 26.06.26💋 Әлки районы ЗАГСында бер-бер артлы никахларны законлы теркәүнең 5 тантанасы булып узды. Беренче бәхетле пар 11.00 сәгатьтә язылышып, кенәгәләрен кулларына тотып, җитәкләшеп чыгып китте. Базарлы Матак авылы яшьләре – Никита Федонин белән Айсылу Гарифуллина иде ул. Никита Алексеевич махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елдан бирле Ватан сагындагы егет 2 атналык кыска ялы вакытында сөйгәне һәм үзе өчен шундый зур бүләк ясарга кылган карарын тормышка ашырды. Сагынып көтәр кешесе янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуын һәм бик бәхетле пар булып яшәүләрен теләп калабыз. #крепкаясемья #татарстансемья #казаньсемья #крепкаясемьятатарстан #загстатарстан #загсытатарстана #семьитатарстана

