Вакытында һәм сыйфатлы әзерләнгән мал азыгы — уңышның нигезе — 22 мая 2026 г. в 06:00:55.189
Вакытында һәм сыйфатлы әзерләнгән мал азыгы — уңышның нигезе Бүген, 21 май көнне Нур Баян исемендәге хуҗалык уңганнары районыбызда беренчеләрдән булып сенаж салуны башлап җибәрде, терлек азыгы тритикале культурасыннан әзерләнә. Тритикале хәзер үзенең иң сусыл, иң туклыклы фазасында. Аны саклап калу өчен, тиз арада чабып, герметик шартларда саклауга кую мөһим.

