Минзәләдә узган республика зона киңәшмәсендә райондашыбызны хөрмәтләделәр — 21 мая 2026 г. в 10:48:01.080
Минзәләдә узган республика зона киңәшмәсендә райондашыбызны хөрмәтләделәр Бүген Минзәләдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Зона семинарында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Тәҗрибә уртаклашырга әлеге чарага күрше-тирә 14 район делегациясе килгән иде. Киңәшмә кысаларында бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында райондашыбыз, Чөгәнә авылыннан Ләйлә Арсланова да булу безнең өчен аеруча сөенечле вакыйга. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/minzalada-uzgan-respublika-zona-kinasmasenda-raiondasybyzny-xormatladelar

