УСХиП МСХиП РТ в Актанышском муниципальном районе РТ
Образование · 7 августа 2026 г.
Бүген, 6 август көнне, Актаныш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-... — 7 августа 2026 г. в 15:32:19.258
Бүген, 6 август көнне, Актаныш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров килде. Эш сәфәренең төп максаты – районның авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу, эре инвестиция объектларын карау, шулай ук заманча технологияләр кулланучы хуҗалыкларның эшчәнлеген өйрәнү иде. Министрны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев каршы алды. Эш визиты программасының беренче пункты буенча кунаклар Иске Айман авылында урнашкан «Әнәк» агрофирмасына, Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртүче элеваторга юл алдылар. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/aktanys-raionyna-tr-avyl-xualygy-ham-azyk-tolek-ministry-marat-abbarov-kilde

