УСХиП МСХиП РТ в Актанышском муниципальном районе РТ
Образование · 7 августа 2026 г.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек... — 7 августа 2026 г. в 15:31:25.204
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы белән берлектә районыбызның авыл хуҗалыгы тармагының эшчәнлеге белән таныштык. Берничә хуҗалыкта булып, урып-җыюның барышын, терлекчелек тармагындагы күрсәткечләрне һәм алда торган бурычларны билгеләдек. Марат Азатович район аграрийларының тырышлыгын югары бәяләде, авыл хуҗалыгын үстерүдә заманча технологияләрне куллануның мөһимлеген ассызыклады. Безнең районның уңышлары – ул һәрбер игенче, терлекче, агроном һәм авыл хезмәтчәненең тырышлыгы нәтиҗәсе. Хөкүмәтнең ярдәме белән без яңа проектларны тормышка ашырабыз, инфраструктураны үстерәбез, яшьләрне авылга җәлеп итү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Авыл хуҗалыгы тармагында инновацияләр кертү, экологик чиста продукция җитештерү – безнең төп максатларның берсе. Алга таба да бердәмлек һәм хезмәттәшлек белән районны тагын да үстерербез дип ышанам.

