🌾🌾🌾Урып-җыюга старт бирелде! — 22 июля 2026 г. в 11:11:25.656
🌾🌾🌾Урып-җыюга старт бирелде! ООО АК «Ак Барс» хуҗалыгында быелгы урып-җыю эшләренә рәсми старт бирелде. Игенчеләр беренчеләрдән булып кырларга чыгып, көзге бодайны җыеп алуга керештеләр. Хуҗалык җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрнең өлгерүе һава шартларына туры килә, ә уңышның сыйфаты яхшы фаразлар бирә. Кампаниядә заманча техника һәм тәҗрибәле икмәк осталары катнаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарэсе җитэкчесе Рамазанов Айдар Рафик улы игенчеләребезгә коры һава торышы, техниканың төзек булуын һәм яхшы кәеф теләде. Хәерле сәгатьтә! Туган җиребезнең мул уңышын исән-имин җыеп алырга язсын!

