📸 Фотомизел: ООО «Кызыл-Яр» хезмэткэрләре.
📸 Фотомизел: ООО «Кызыл-Яр» хезмэткэрләре. 🚜 Хакимов Азат Нурияздан улы — комбайнчы. Механизатор булып 31 ел стажы бар! Урып-җыю чорында басу-кырларның тоткасы ул. Аның кебекләрсез мул уңышка өмет итеп булмый. 🚛 Ризванов Марат Гакиф улы — водитель. Хезмәт стажы — 45 ел! Ярты гасырга якын руль артында. Нинди генә юл һәм һава шартлары булмасын, ул йөкләрне вакытында һәм исән-имин алып барып җиткерә. 🌾Шундый алтын куллы, тырыш һәм намуслы хезмәткәрләр булу — зур байлык. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар телибез!