Булдыра, Самат!
Булдыра, Самат! Арчаның 6 номерлы урта мәктәбенең 6 "В" сыйныфы укучысы Самат Мусин өчен Белем көне күңелле вакыйга белән истә калыр. 🐄 "Казанка" хуҗалыгында җәйге каникулда көтү көтеп ул 131 мең сум акча эшләгән. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров аңа зур бүләк тапшырды. 🐴Самат элек эшләгән акчаларына тайлар, атлар сатып алды. Бер көтү аты бар аның хәзер. 🐣Инкубатор сатып алып чебиләр чыгара. Үзе алган чапкыч белән печән чаба. Быелгы акчага мотоблок, арбасын, печән чапкычын алган. Барысы 87 көн эшләгән, Сабантуйда гыңа 2 көн ял иткән.