Өлкәннәр көне уңаеннан ООО Агрофирма Игенче хуҗалыгында көч куеп, лаеклы ялга чыккан ве...
Өлкәннәр көне уңаеннан ООО Агрофирма Игенче хуҗалыгында көч куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар үстергән ата-аналарга бүләкләр әзерләнде. Бу саваплы эшнең башында торучы, аны оештыручы — хөрмәтле Хатибуллина Насима Гариповна. Аның адресына әйтелгән иң җылы сүзләрне сезгә дә җиткерәбез: «Кадерле Нәсимә Гариповна! Сез өлкән буынга ихтирамны һәм туган җиргә мәхәббәтне үзегезнең изге гамәлләрегез белән күрсәтәсез. Киң күңеллегегез, юмартлыгыгыз өчен чиксез рәхмәт Сезгә! ». Бүләкләрне «Игенче» ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин тапшырды. Шатлыклы күз яшьләре, ихлас елмаюлар һәм рәхмәт сүзләре — бүгенге көннең иң зур нәтиҗәсе булды.