🎉 Хөрмәтле Абдуллин Марат Абдулхарис улы!
🎉 Хөрмәтле Абдуллин Марат Абдулхарис улы! Сезне чын күңелдән республикабыз игенчеләре арасында иң яхшы комбайнерлар рәтенә керүегез белән котлыйбыз! 📅 ООО АФ «Игенче» хуҗалыгында 2015 елдан бирле намуслы хезмәт куюыгыз, ел фасылына карамыйча, җир эшкәртүдә, чәчүдә һәм, әлбәттә, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артында алгы сафта булуыгыз — зур мактауга лаек. ⚡️ Сез һәрвакыт алдынгылар рәтендә, башкаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып торасыз. Алга таба да эшләрегездә зур уңышлар, яңадан-яңа хезмәт җиңүләре телибез! Гаиләгезгә иминлек, ныклы исәнлек-саулык, балалар игелеге насыйп булсын. Һәр көнегез шатлык белән үтсен!