Хөрмәтле Рифкать Нурулла улы!
Хөрмәтле Рифкать Нурулла улы! Сезне чын күңелдән 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сез үзегезне районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә күп көч куеп, хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарып, инициатива hәм hөнәри осталык күрсәткән, таләпчән hәм сәләтле белгеч буларак таныттыгыз, матур күрсәткечләргә ирешеп, ихтирам hәм хөрмәт казандыгыз. Матур бәйрәмегез белән котлап, Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, шатлык телибез. Һәр туган көн, hәр аткан таң Сезгә бары тик тынычлык, күңел көрлеге генә китерсен. Якыннарыгызның, туганнары-гызның ярдәмен, күңел җылысын тоеп яшәгез. Еллар уза аккан сулар кебек, Сизелми дә көннәр үткәне. Сезгә карап hич тә әйтеп булмый 70 яшьнең килеп җиткәнен. Еллар арты еллар өстәлсә дә, Алар Сезне hаман яшәртсен. Нурлар сибеп көләч йөзегезгә Гел шат итеп Сезне яшәтсен.