Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!
Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы! Кайбыч авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы Сезне чын күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә! Без Сезне үз эшенә чын күңелдән бирелгән тәләпчән һәм сәләтле белгеч, районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә зур өлеш керткән максатчан шәхес буларак беләбез hәм хөрмәт итәбез. Бай тормыш тәҗрибәсе, эшлеклелек, тырышлык кебек сыйфатлар Сезгә, кайда гына эшләсәгез дә, зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Сезгә гел шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телибез. Якыннарыгызның, туганнарыгызның ярдәмен, күңел җылысын тоеп яшәгез. Сезнең барыр юлыгызда Очрамасын киртәләр. Бәхет-шатлык алып килсен Сезгә hәрбер иртәләр.