Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит и... — 3 июня 2026 г. в 03:31:55.687
Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит илгә ял итәргә дә алып барды. Ул артык таләпчән. Аның эштән кайтуына ашарга пешереп торам, югыйсә үзем дә эштән арып кайткан булам. Ә ул нигә бу кәстрүлдә пешердең инде, кечкенәсе дә бар иде бит, хәзер менә суыткычка сыймый, нигә ике көн рәттән кәбестәле аш пешерәсең, ди. Аш кайнаррак булса, «Юри, мин ашамасын дип кайнарлаткансыңдыр», дип чыгып китә.Савыт-саба торганны күрсә, шунда ук, «ник ул юылмаган, ник вакытында эшләмисең», дип зарлана. Идәндә чүп бөртеге тапса, нидер мыгырдана-мыгырдана аны алып ташлый да тагын менә чүп, күзәтеп, әйтеп тормасаң, чүп оясында калабыз, дип сөйләнә. Еш кына кигән киемемне, прическамны яратмый.Гомумән, юктан сәбәп таба ул, бала авырса, мин гаепле, төнлә уянып еласа, тагын минем аркада, аның чалбары сүтелсә, мин вакытында күрмәгәнмен икән, моның өчен шундый каты тавыш куба инде, әйтерсең лә кияргә башка чалбары юк.Кыскасы, мине мондый тормыш туйдырды.Бүген тагын нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым. Нишлим, аерылыйммы икән әллә?Анонимно

