Хәерле кичләр! Әнием 7 балалы гаиләдән, әбиебезнең 17 оныгы бар. Нәселебездә нинди ген... — 14 июня 2026 г. в 19:19:38.298
Хәерле кичләр! Әнием 7 балалы гаиләдән, әбиебезнең 17 оныгы бар. Нәселебездә нинди генә аш, мәҗлес булмасын мине әзерләшергә чакыралар, чөнки минем балаларым зур, тәмле пешерәм. Калганнарның я балалары кечкенә,я күп,я рәтен белмиләр . Двоюрдный энемнең бәби ашы узды, аллага шөкер, 10 елдан соң беренче балалары булды. Әнинең сеңлесе бәби ашына булышырга кил әле дигәч, кайттым. Кичке 12 гә хәтле өстәл әзерләдем, иртәнге 6 да әзерләргә килеп җиттем, апайдан кала килене дә, двоюрдный энемнең апайсы да (без бер яшьтә) йоклыйлар иде. Барсын да шул әнинең сеңлесе белән әзерләдек. Киленнең әниләре килеп җитте, ул шул әниләрен каршылап, кунак итеп йөрде. Әнисе аннан ашадыңмы дип сорады. Шуннан соң үз әниемне уйладым, үземнең бәби ашны искә төшердем. Балам елак булды, баланы елатып булса да өстәл әзерләдем, елаганда тынычландырдым, каенана балаңны кочаклап утырасың дип талады. Әни килде, шунда иремнең туганнары белән утырды, аңа игътибар бирергә вакытым булмады. Нәрсә әйтәсем килә: мин һаман кешене кунак итү, кешене көйлим, хәзер балаларымны да шулай итеп тәрбиялим. Шул киленне күреп исем китте, баласыннан китмәде, эшләмәде, хотя аның баласының бәби ашы иде. Менә мин дөрес тәрбиялимме кызларымны, кешегә хөрмәт, юл куй дип. Шулай уйланып кайттым әле, бәлки төпле киңәш бирүче булыр

