Яраткан кешем мине ташлап,икенче берәүне яр итте.Еламаган көнем булмады.Ике туган апам ... — 7 июля 2026 г. в 11:50:24.174
Яраткан кешем мине ташлап,икенче берәүне яр итте.Еламаган көнем булмады.Ике туган апам күршеләрендә тора торган бер егет белән таныштырды мине.Бер еллап йөргәннән соң без өйләнештек.Яратып чыктым дип әйтә алмыйм.Бик күп сөйләшми торган,юаш кеше ирем.Ике балабыз бар,хәзер зурлар инде.Сөяркәләрем бар.Әйе,менә шундый хатын мин.Ирем ике эштә эшли,кайбер көннәрдә мин аны күрмим дә.Ә миңа игътибар кирәк,наз кирәк.Берсе дус кызымның ире.Дус кызым иреннән зарлана башласа,көлеп җибәрмичә чак тыелам .Икенчесе авыл җиреннән өй сатып алып бирде.Яшелчәсен,җиләген шунда үстерәм.Атна саен шашлык пешерәбез.Оятсыз хатын диярсез мине.Кем дисәгез дә миңа барыбер.Мине кайчандыр бүтәнгә алыштырдылар,минем хисләремнән көлделәр.Нигә мин кемнедер җәлләргә тиеш?Яшь чакларның кадерен белеп калырга кирәк.Анонимно.

