Сафия такмаклары. — 15 июля 2026 г. в 17:02:49.409
Сафия такмаклары. Идәнегез тигез икән Паркет җәйдегезме әллә. Машинагыз гел куренми Җәяү калдыгызмы әллә. Куш- та Сафия, карале Сездә бензин бармы әле Кемдер алга, ә без артка Кире барабызмы әле. Кеше әйтсә ышанмассың Бу илдәге хәлләргә. Буш бензобак тотып калдык Сатып башка илләргә. Сафия, карале Илме әллә тарала. Су буе чиратлар тора Бездә кая карама. Белмимезме, әй җәмәгать Без кай тараф барабыз. Болай булса озакламый Ыштансыз да калабыз. Өстәгеләр акча ала Көрәкләр белән көрәп Мескен халыкны куйдылар Кәкре каенга терәп. Кибеттәге хакка карап Йөрәккә сердце була. Түләүләр түләгәч безнең Кесәләрдә чош кала. Көн дә бәйрәм кая барма Җырлыйлар да бииләр. Шул хәлләрдә бәйрәм иткәч Безме әллә тилеләр?. Бөтен илгә нефть саттык Кыстый- кыстый тиенгә. Менә бүген калдык инде Җәяү атлап биергә. Көлик микән, елыйк микән Бу илдәге хәлләргә. Башны кашып утырамын Мин әле бу мәлләргә. Идәнегез тигез икән Фанер җәйдегез мәллә. Кая барарга белмичә Басып торабызмы әллә. Сафия, карале Алда ниләр бар әле Бу халыкның тагын ниләр Күрәселәр бар әле. Халидә Галимова. Азнакай.

