Әгәр дә ир гаиләсен саклап кала алмый икән, ул - тиле. Бүгенге ирләр гаиләсе өчен барлы... — 20 июля 2026 г. в 04:06:39.406
Әгәр дә ир гаиләсен саклап кала алмый икән, ул - тиле. Бүгенге ирләр гаиләсе өчен барлык көчен бирергә тиеш. Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылса, ул кыенлык кичерми. Аның баласы бар, димәк, ялгыз түгел. 10 яшендә бала хуҗалыкта ярдәм итә башлый, ә 14-15 яшендә инде аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып була. Ә соңрак үз балалары белән дә ул әнисе янына килеп йөриячәк. Законнар балалы хатынны өеннән куып чыгармый, гадәттә, төп йорттан ир-егетләр чыгып китә. Бүген хатын-кызлар төре өлкәдә эшли ала, димәк, тырышкан хатын-кыз эш таба. Элекке ире аңа алимент түләячәк - димәк, ул акчасыз калмый.Бүген аерылышкан хатыннар ир-егетләр тарафыннан игътибарсыз калмый. Киресенчә, алар төрле җирләргә ял итәргә бара, теләгәнчә киенә һәм кирәкле ир-егетне үзенә карата ала. Ә ир-егет аерылса, нинди хәлдә кала? Беренчедән, ул өен хатыны белән баласына калдырып чыгып китә һәм кайда почмак таба, шунда яшәргә мәҗбүр була. Беренче вакытта булса да бу - шулай.Эш хакының зур өлеше алиментка китә. Әгәр дә алименттан үзенә дә акча "тамыза" алса, берәр төнгә кыз таба ала. Юкса, бер нәрсәсез калган, алимент түләүче ир белән акылы булган хатын-кыз бергә булмый. Үз баласы белән очрашыр өчен дә элекке хатыны белән яхшы элемтәдә булырга тиеш. Ә еш кына баланы хатыны әтисенә каршы котырткан да була әле.Шуңа күрә, ирләр, безне ташлар алдыннан кат-кат уйланыгыз.Анонимно

