Бер ир белән танышкан идек. Телефон аша аралашып тордык-тордык та, бу мине үзенә чакыра... — 1 сентября 2026 г. в 17:49:12.761
Бер ир белән танышкан идек. Телефон аша аралашып тордык-тордык та, бу мине үзенә чакыра башлады. Кил дә кил ди. Җыенып юлга чыгып киттем беркөнне. Барып кергәч, бу ир мине каршы алды да, башта сумкаларны тиз генә актарып бәрде. “Таракан алып килмәдең микән дип тикшерәм”, – ди. Мунча ягыйммы ди. Як мәйтәм. Шуннан мунчасына кереп киттем, яхшылап, эсселәр салып мунча керергә тотындым. Анда да иркенләп керергә ирек бирмәде, кычкыра, чык та чык ди. Чыккан идем, әйберләреңне җыеп куй, иртән биштәге автобус белән китәсең ди. Иртәгә монда минем хатын килә, өйне бүлешәсебез бар ди. Шаккаттым! Әллә кайлардан танышырга дип киләсең кешегә, ә ул шулай кыланды, бик аптырадым. Миндә дә юктыр инде ул акыл, шулай юлга чыгып киткәч. Югыйсә, бу адәм телефоннан бик матур сөйләшкән иде. Әле килгәч тә, әйбәт кенә итеп өйләрен күрсәтеп йөргән иде. Хәзер уйлыйм, ярар инде, исән-сау йөреп кайттым дип шатланам. Телефоннан бик матур сөйләшкәч кенә барып карарга уйладым, ятып калганчы атып кал имеш. Егерме ел ялгыз яшәп арыдым шул.анонимно