Мин – 30 ел бер хатын белән яшәүче ир. Балаларыбыз да бар, Аллаһка шөкер. Әмма шушы 30 ...
Мин – 30 ел бер хатын белән яшәүче ир. Балаларыбыз да бар, Аллаһка шөкер. Әмма шушы 30 ел эчендә хатынга 40лап хатын кыз белән хыянәт иттем. Әлбәттә, хатын бу турыда белми. Шуны әйтергә телим: ир-ат хыянәте белән хатын-кызны аерыла ул, җәмәгать. Хатын-кыз йөри башласа, баш-аягы белән гашыйк була. Ә ир-ат яратмыйча да хыянәт итә ала.Мин хатынны үлеп яратам, миңа хыянәт ял итү, ирек ачу, хатын янына сагынып кайту, аның кадерен белү өчен кирәк. Иң мөһиме – хатын сизмәскә тиеш. Хатынга сиздермичә, акыл белән хыянәт итү – үзе бер сәләт.Хыянәт итәсез икән, баш белән эш итегез. Хәлегездән килмәсә, йөрмәгез дә. Биш минутлык ләззәт аркасында гаиләгезне таркатмагыз.Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә. Аны аерылышуга кадәр барып җитмичә генә хәл итеп булмыймы ни соң?Анонимно