😱 Татарстанның М-7 трассасында фанера төялгән фура янган — 16 июня 2026 г. в 13:44:14.236
😱 Татарстанның М-7 трассасында фанера төялгән фура янган Социаль челтәрләрдә М-7 трассасында янган фура видеосы пәйда булды. Язмаларда йөк машинасын тулысынча чорнап алган ялкын, шулай ук кара төтен ачык күренә. «Татар-информ»га билгеле булганча, гадәттән тыш хәл М-7ның 990-нчы чакрымында булган. Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
385 просмотров

