🥗 🤤 Җәйге табын өчен итальян салаты – тәмле дә, файдалы да! — 16 июня 2026 г. в 08:30:03.497
🥗 🤤 Җәйге табын өчен итальян салаты – тәмле дә, файдалы да! Кызу көннәрдә авыр ризыклар ашап булмый – безнең рецепт сезнең өчен! 🛒 Кирәк: 🔹помидор 🔹моцарелла сыры (вак шарчыклар яки зуррак йомры сырны телемләп турарга да мөмкин) 🔹шпинат 🔹рәйхан (базилик) 🔹зәйтун мае 🔹бальзамик соус 🔹тәменчә тоз 🔹көнҗет (кунжут) 👩🍳 Ничек ясарга: Яссы тәлинкәгә помидор һәм шпинатны чиратлап божра сыман итеп тезәбез. Моцарелла сыры, базилик белән бизибез. Өстенә зәйтүн мае, бальзамик соус, тәменчә тоз, көнҗет орлыгы сибәбез. Тәмле булсын! Рецепт һәм фото авторы: Алинә Сәфиуллина 👉 Сезгә бу салат ошыймы? 👍 Дусларыгызга да тәкъдим итегез!

