🤲 Әти-әниләрегезгә дога кыласызмы?
🤲 Әти-әниләрегезгә дога кыласызмы? 🤱Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. «Балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын» дип, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар... 🙏 Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә: «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни, «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл! («Исра» сүрәсе, 24нче аять). 🌙 Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Раил хәзрәт Фәйзрахманов