🕯🪖 Олы Ачасыр авылында «Хәтер шәме» акциясе узды — 23 июня 2026 г. в 10:00:03.519
🕯🪖 Олы Ачасыр авылында «Хәтер шәме» акциясе узды 🎗Чарада авыл җирлеге башлыгы Саттаров И.М., авыл халкы, яшьләр, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Җыелучылар сугыш елларында Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 🕯Акция барышында обелиск янында хәтер шәмнәре кабызылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәтелгән батырлык турында сөйләделәр, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга хөрмәт белдерделәр. 🙏 Мондый очрашулар киләчәк буыннарга тыныч тормышның кадерен белергә һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга чакыра. Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова

