🕯🎗22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Олы Яке авылындагы Бөек Ватан сугышында һәл... — 22 июня 2026 г. в 17:20:00.502
🕯🎗22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Олы Яке авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде 🪖 Чарада авыл халкы, яшьләр, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Җыелучылар сугыш елларында Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 💐 Акция барышында обелиск янында чәчәкләр салынды, хәтер шәмнәре кабызылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәтелгән батырлык турында сөйләделәр, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга хөрмәт белдерделәр. 🙏 «Хәтер шәме» акциясе — сугыш афәтләрен онытмаска, яшь буында патриотизм һәм тарихи хәтер тәрбияләргә ярдәм итүче мөһим чараларның берсе. Мондый очрашулар киләчәк буыннарга тыныч тормышның кадерен белергә һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга өнди.

