🤔🐓Әтәч тоту уенын кем уйлап чыгарды икән ул? Җан иясеннән ник шулай көлергә? — 30 июня 2026 г. в 07:20:00.420
🤔🐓Әтәч тоту уенын кем уйлап чыгарды икән ул? Җан иясеннән ник шулай көлергә? Коты чыккан кош, кая барып бәрелергә белми, мәйдан буйлап чабыпмы чаба. Ә аның артыннан дәррәү кубып бала-чага чаба, өлкәннәр дә калышмый. Чынлыкта бер дә кызык күренеш түгел. ✋ Әйдәгез, райондашлар, киләсе ел Сабантуй һәм Авыл бәйрәмнәрендә үткәрмик әле әтәч куалау ярышын. Беткәнмени башка милли уеннарыбыз. Мөгез чыгарам дип, кошларны рәнҗетмик. #әйтәмәле

