Акъегет мәдәният йортында макраме буенча мастер-класс узды! 🧵 — 29 июля 2026 г. в 08:45:00.965
Акъегет мәдәният йортында макраме буенча мастер-класс узды! 🧵 Сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова кызлар өчен макраме техникасы буенча брелок ясау серләре белән уртаклашты. Катнашучылар төеннәр бәйләүнең төп алымнарын үзләштереп кенә калмадылар, ә үз куллары белән матур һәм үзенчәлекле брелоклар да ясадылар. Чара иҗади, җылы атмосферада узды, һәркемгә яңа белемнәр, күңелле тәэсирләр һәм иҗат шатлыгы бүләк итте. Мондый мастер-класслар балаларда кул эшләренә мәхәббәт, эстетик зәвык һәм иҗатка кызыксыну тәрбияли. 👏Афәрин, кызлар! Иҗат дәртегез сүрелмәсен, яңадан-яңа уңышлар белән сөендереп торыгыз!

