🎉 Бүләкләр үз ияләрен тапты! 🎁 — 5 августа 2026 г. в 11:30:02.189
🎉 Бүләкләр үз ияләрен тапты! 🎁 «Яшел Үзән» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында вәгъдә ителгән бүләкләр уйнатылды! Бүген редакциябезгә Әйшә гимназиясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова килеп, үз бүләген – җылы пледны алып китте. Ул редакция коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм райондашларны яраткан газетабызга язылырга чакырды. Газетабызга еллар буе тугрылык саклап, безнең белән бергә булган һәр укучыбызга ихлас рәхмәт белдерәбез. Сезнең ышаныч һәм җылы сүзләрегез – безнең өчен иң зур бүләк. Алга таба да сезне кызыклы язмалар, мөһим яңалыклар һәм күңелле бүләкләр белән сөендерергә тырышырбыз. 🏆 Җиңүчеләр: • Рәмис Шакиров (Бәчек) – термос • Равилә Хәкимҗанова (Чирүчи) – вентилятор • Р.Р. Чупакова (Яшел Үзән) – мендәрләр • Э.В. Бачкова (Әйшә) – плед • Л.И. Хәкимова (Яшел Үзән) – тонометр • И. Хәсәнов (Норлат) – повербанк • Наилә Сибгатуллина (Олы Күлбаш) – вафельница • Э.И. Данчина (Яшел Үзән) – чиләге белән швабра • Г. Әкрәмова (Яшел Үзән) – таба • Р. Галәвиев (Каратмән) – сок сыгу җайланмасы • Искәндәр Хәйруллин (Күгәй) – фонарь 📍 Хөрмәтле җиңүчеләр! Бүләкләрне редакциядән килеп алырга мөмкин. 💚 «Яшел Үзән» белән бергә калыгыз! Алда сезне тагын да күбрәк кызыклы язмалар, яңалыклар һәм күңелле бүләкләр көтә!

