Хәмидуллиннар – Яшел Үзән районы Бишнә авылының үрнәк гаиләсе✨👨👩👦👦 — 5 августа 2026 г. в 07:15:17.899
Хәмидуллиннар – Яшел Үзән районы Бишнә авылының үрнәк гаиләсе✨👨👩👦👦 Бишнәдә күпләргә үрнәк булырлык гаиләләрнең берсе – Нәгим абый белән Фәрзәнә апа Хәмидуллиннар гаиләсе. Кызганыч, Нәгим абый инде арабызда юк. Урыны оҗмахта булсын. Әәмиин. Аларның уллары Наил белән Фәнис мәктәп елларыннан ук тырышлыклары, тәрбиялелекләре, итәгатьлелекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып тордылар. Бу, һичшиксез, әти-әниләре биргән күркәм тәрбия нәтиҗәсе. Нәгим абый белән Фәрзәнә апа совхозның алдынгы хезмәткәрләре булып авылдашларының хөрмәтен казандылар. Фәрзәнә апа һәрчак ачык йөзле, уңган, пөхтә һәм ягымлы булуы белән истә калды. Мәктәптә пешекче булып эшләгәндә дә үз хезмәтен намус белән башкарды, күпләрнең хөрмәтен яулады. Бүген дә ул каенаналарга үрнәк булып тора. Киленнәре турында һәрчак җылы сүз генә әйтә, бала-оныкларын тәмле ашлары, ачык йөзе белән каршы ала. Наилнең тормыш иптәше Нурзиләнең аны ихлас күңелдән «әни» дип эндәшүе дә бу гаиләдәге җылылык һәм хөрмәт турында сөйли. Киленнәре дә уңган, тырыш, күркәм ханымнар. Алдагы көннәрдә дә бердәм, тату булып, бәхетле, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын. Җир йөзендә мондый матур, үрнәк гаиләләр күбрәк булсын!✨ Иң изге теләкләр белән, Сөмбелә Абдуллина.

