⚽️ НОРЛАТТА — ЗУР СПОРТ БӘЙРӘМЕ! — 22 августа 2026 г. в 11:26:56.061
⚽️ НОРЛАТТА — ЗУР СПОРТ БӘЙРӘМЕ! Бүген Норлат авылында күпләр өчен кадерле, хөрмәтле тренер Багаутдинов Илгиз Фазыл улына хөрмәт йөзеннән зур спорт чарасы — мини-футбол турниры уза. 🏆⚽️ Чара спорт сөючеләрне, яшь футболчыларны, җанатарларны һәм авыл халкын бер мәйданга җыйды. Көн дәвамында футбол мәйданында кызу уен, көчле көрәш, матур мизгелләр һәм күтәренке кәеф хөкем сөрә. 🔥 Спорт бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша. Мондый чаралар — спортны, сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, ә кешеләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне дә ныгыта. 🤝 Илгиз Фазыл улына — хезмәте, яшь буынга биргән гыйбрәтле дәресләре һәм спортка керткән өлеше өчен ихтирам һәм рәхмәт! ❤️ Норлатта бүген чын спорт рухы хөкем сөрә! 🏆⚽️ Спорт берләштерә!

