🥇 Татарстан пенсионерлары җыелма командасы Пензага бара — 2 сентября 2026 г. в 17:30:01.358
🥇 Татарстан пенсионерлары җыелма командасы Пензага бара Яшь — паспорттагы саннар гына түгел, ул күңел халәте, күзләрдәге очкын һәм тормышка мәхәббәт. Татарстан пенсионерлары җыелма командасы моны үз үрнәгендә исбатлый! 😍 ⛹ Командабыз Бөтенроссия спартакиадасына әзерлек кысаларында контроль күнегүләр уздырды. 2 сентябрьдә спортчыларыбыз баш тренер Сергей Леонович Саркисян җитәкчелегендә Пенза шәһәренә юл тотачак. Аларны ГТО комплексы, өстәл теннисы, шахмат һәм дартс буенча ярышлар көтә. Һәр чыгыш артында — еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, тырышлык һәм үз-үзеңә ышаныч! Татарстан җыелма командасына уңышлар, көчле рух һәм якты җиңүләр телибез! Алга, Татарстан! Алтын медальләргә! 🏆 ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов

