Сентябрь иртәсе. 🍂 — 7 сентября 2026 г. в 03:00:06.256
Сентябрь иртәсе. 🍂 Җиһанда көз... Көзнең дә яз, җәй, кыш сыман үзенә генә хас матурлыгы бар. Сары яфраклар, кояшның ялындырып кына җылы нурларын сибүе, иртәнге саф һава — болар барысы да табигатьнең кабатланмас могҗизасы. 🍁☀️ Туган һәр көннең, һәр ел фасылының үз рәхәтен, үз матурлыгын күреп, кадерләп яшәргә язсын. Көзнең алтын мизгелләре күңелләребезгә җылылык, тынычлык һәм матур хисләр бүләк итсен. Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, дуслар! 🌿 Көннәрегез матур, күңелләрегез тыныч, һәр иртәгез хәерле булсын! 🤗❤️

