🌸 «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» 🌸 — 4 октября 2026 г. в 06:20:01.814
🌸 «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» 🌸 Олы Ачасыр мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде» дип исемләнгән матур бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Кичә дәвамында җыр-моң, бию һәм ихлас аралашу бер-берсен алыштырып торды. 🥰 Өлкәннәребез үзләренең матур теләкләрен, изге сүзләрен җиткереп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Аларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм һәр көннең шатлык-сөенечләр белән үтүен телибез! ❤️ - Шушы матур бәйрәмне оештыруда үзләренең өлешләрен керткән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, — дип яза мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.