КАДЕРЛЕ МӨГАЛЛИМНӘР!
КАДЕРЛЕ МӨГАЛЛИМНӘР! СЕЗНЕ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! 🌷 Сезнең хезмәтегез — зур сабырлык, тырышлык һәм йөрәк җылысын таләп итә торган җаваплы хезмәт. Сез балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, ә аларны яхшылыкка, кешелеклелеккә, максатчанлыкка өйрәтәсез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм хезмәтегездә зур уңышлар телибез! Һәр көнегез укучыларыгызның уңышлары һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән тулы булсын! Бәйрәмегез белән! ❤️ Карточкаларны Рәзилә Хәйретдинова әзерләде.