📃 ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ МАХСУСЛАШТЫРЫЛГАН ВАКАНСИЯЛӘР ЯРМИНКӘСЕ УЗАЧАК
📃 ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ МАХСУСЛАШТЫРЫЛГАН ВАКАНСИЯЛӘР ЯРМИНКӘСЕ УЗАЧАК 7 октябрьдә Яшел Үзән районының Кадрлар үзәгендә МХО катнашучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук эш эзләүче барлык кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак. Вакансияләр ярминкәсендә сезне:👇 төбәкнең 4 эре предприятиесеннән 700дән артык актуаль вакансия, эшче һөнәрләр буенча тәкъдимнәр, лаеклы керем дәрәҗәсе һәм карьера үсеше мөмкинлекләре булган вакансияләр, резюме төзү һәм әңгәмәгә әзерләнү буенча карьера консультантларыннан ярдәм, сезнең теләкләрегезне һәм мөмкинлекләрегезне исәпкә алып, туры килгән вакансияләрне индивидуаль сайлау көтә. 🗓 Кайчан: 7 октябрь, сәгать 10:00дән 12:00гә кадәр 🚌 Кайда: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт, Кадрлар үзәге, 1нче кат. 📞 Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 222-05-57 (өст. 2905). ЯҮМР матбугат хезмәте