🌾 КЫРЛАРДА УРАК ӨСТЕ ДӘВАМ ИТӘ!
🌾 КЫРЛАРДА УРАК ӨСТЕ ДӘВАМ ИТӘ! Хәзер басуларда эшнең иң кызган чагы — игенчеләр кукуруз, көнбагыш җыеп алу белән мәшгуль. 🍂 Көз уртасына якынлашсак та, көннәрнең матур, коры торуы кыр эшләрен вакытында һәм уңайлы шартларда тәмамларга мөмкинлек бирә. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, уңышны югалтуларсыз, амбарларга исән-сау җыеп алырга насыйп булсын! 🤲 🚜 Игенчеләргә эшләрендә уңышлар, техникаларына иминлек, эшләренең җиңел баруын телибез! Быелгы мул уңышның бәрәкәтен күреп, «Без булдырабыз!» дип сөенергә язсын! 🌾🙏 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа #редакциятормышы #изжизниредакции