❤️ БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР
❤️ БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР Ул — коткаручы. Санитар инструктор. Волонтер. Иң мөһиме — ике кызның әнисе. Яшел Үзәндә яшәүче Вера Еременко махсус хәрби операция башлангач, алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү өчен үзе теләп китә. Бүген ул ЛНР территориясендә эвакуация төркемендә хезмәт итә. Берничә көнгә туган якка ялга кайткан Вера район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашты. Әлеге очрашуда аның һәм 13, 9 яшьлек ике кызының хәле дә игътибар үзәгендә булды. Вераның батырлыгы, кызларының көтүе, районның ярдәме һәм волонтерларның фронт өчен кирәкле әйберләрне җыюы турында — «Безнең геройлар» язмасында. 📖 Тулырак материалны бу атнада «Яшел Үзән» газетасының җомга санында Әлфия Зыякаева язмасында укый аласыз. 🎥 Ә әлегә — очрашудан әзерләнгән видеоны карагыз. Верага исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! ❤️ 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа