🌙 Кич җиттеме — аппетит та уяна! 😋
🌙 Кич җиттеме — аппетит та уяна! 😋 Тиз, җиңел һәм тәмле нәрсә әзерлисе киләме? Алайса, бүгенге рецептыбыз нәкъ сезнең өчен! 💚 🥒 Ташкабактан коймак — әзерләве җиңел, үзе тәмле, ә иң мөһиме — озак көтәргә туры килми! 🍽 Рецептын саклап куегыз — кичке ашка бик шәп вариант! Кирәк була: ташкабак – 500 г суган – 1 данә йомырка – 1 данә он – 3 аш кашыгы тоз, борыч – тәменчә кыздыру өчен сыек май. Ташкабакны һәм суганны эре угычтан уабыз һәм болгатабыз. Ташкабакның согын сыгып алырга онытмагыз. Әлеге катнашмага йомырка салабыз һәм акрынлап, төерләре калмасын дип, болгата-болгата он өстибез. Коймак өчен камыр әзер, кызган табада пешереп алырга гына кала. Тәмле булсын, дуслар. 🥞🫖☕️