🍁💛«Кеше приюты»нда, ял көннәреннән тыш, көн саен кайнар ризык таратыла.
🍁💛«Кеше приюты»нда, ял көннәреннән тыш, көн саен кайнар ризык таратыла. Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга ит өләшәләр. Ә менә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан биредә тагын бер матур, күркәм гамәл кылынды: мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга азык-төлек, көнкүреш химиясе салынган күчтәнәч пакетлар тапшырылды. ☝️Бу изге эшнең инде матур традициягә әверелүе аеруча сөенечле. «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов, игелекле иганәчеләр һәм эшмәкәрләр ярдәме белән ел саен Өлкәннәр ункөнлегендә «Кеше приюты»на килүчеләргә шундый күчтәнәчләр әзерләнә. Яшел Үзәндәге ике пунктның һәркайсында 40ар пакет бирелде. Казанда исә ярдәм 14 пунктта таратылды. 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа