☀️ Татарстанда җылы көннәр дәвам итә!
☀️ Татарстанда җылы көннәр дәвам итә! 🍂 Синоптиклар республикада +23 градуска кадәр җылы һава торышы фаразлый. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, алдагы көннәр көзгә хас булмаган җылы булачак. 🌡 12 октябрьдә: төнлә +2…+7 градус, республиканың көньяк-көнчыгышында 0…−2 градус. Көндез һава +15…+20 градуска кадәр җылыначак. ☀️ 13–14 октябрьдә: төнлә +5…+10 градус, көндез +18…+23 градус көтелә. 🌧 Бу көннәрдә сизелерлек явым-төшемнәр фаразланмый. Көзнең җылы көннәреннән рәхәтләнеп файдаланып калыгыз! 🍁 Чыганак: ТНВ #Татарстан #ҺаваТорышы #Октябрь