💚 АЗ САНЛЫ, ЛӘКИН ЗУР ЭШЛӘРГӘ СӘЛӘТЛЕ КОЛЛЕКТИВ!
💚 АЗ САНЛЫ, ЛӘКИН ЗУР ЭШЛӘРГӘ СӘЛӘТЛЕ КОЛЛЕКТИВ! «Яшел Үзән» редакциясе гөрләп эшли, дуслар! Без күп түгел, әмма эшебезнең нәтиҗәсе зур: газетабыз чыга, сайтыбыз яңалыклар белән тулылана, социаль челтәрләребез дә актив эшли. 📰💻📱 Боларның барысы да — һәр хезмәткәрнең тырышлыгы, җаваплылыгы һәм үз эшенә бирелгән булуы нәтиҗәсе. Ә хезмәтеңне күреп, бәяләүләре аеруча куанычлы! ❤️ 🏆 Бүген социаль челтәрләр өчен җаваплы СММ - белгечебез Чулпан Гыйсмәтуллина һәм сайт эшен алып баручы веб-редактор Рәзилә Хәйретдинова Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның Мактау грамоталарына лаек булдылар. 👏 Кызларыбызны әлеге лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Хезмәтегез һәрвакыт шулай югары бәяләнсен, илһамыгыз сүрелмәсен, яңа уңышларыгыз күп булсын! «Яшел Үзән»нең көче — бердәмлектә, ә уңышы — һәр хезмәткәрнең тырышлыгында! 💚 #очлыкүзлекамерам #Татмедиа #редакциятормышы #изжизниредакции