Газета — ул тарих! 📰
Газета — ул тарих! 📰 Редакциябезнең дусты Шәүкәт абый күп еллар элек дөнья күргән газетаны табып, редакциягә алып килгән. Кулына газетаны алуга, ул журналистыбыз Әлфия апага елмаеп: — Кара әле, Әлфия Зыякаева, синең язмаң бар бит монда! — дип күрсәтә. Менә шулай, еллар узса да, газета битләрендә истәлекләр саклана, кешеләрнең эзләре кала, тарих яши. Кичәге көн бүгенге буынга сөйли, ә гади генә бер газета күңелдә күпме хатирә уята! ❤️ «Хәзер газета укымыйлар инде», — дип әйтергә яратабыз. Ә менә бу очрак киресен дәлилләми микән? Газетаны саклап куйганнар, еллар үткәч тә кабат кулга алганнар, укыганнар, истәлекләрне барлаганнар бит! Газета — кәгазь битләре генә түгел. Ул — чор сулышы, кешеләр язмышы һәм тарихның тере шаһиты. 📰📚 #ГазетаУлТарих #Матбугат #Истәлекләр #РедакцияТормышы #изжизниредакции