🌷 Өлкәннәр көненә — күңел җылысы!
🌷 Өлкәннәр көненә — күңел җылысы! Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Чувашия Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына караган Батыр социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар. 🎶 Балаларның җырлары, шигырьләре өлкәннәргә шатлык, җылылык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Самими чыгышлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, ә алкышлар һәм ихлас елмаюлар бу очрашуның кадерен тагын да арттырды. 💬 Мондый очрашулар буыннарны якынайта, өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең никадәр мөһим булуын искәртә, - дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина. #НорлатБалаларЙорты #ӨлкәннәрКөне #Игелек #Мәрхәмәтлек