🍂 ОКТЯБРЬНЕҢ ИҢ МАТУР МИЗГЕЛЛӘРЕ!
🍂 ОКТЯБРЬНЕҢ ИҢ МАТУР МИЗГЕЛЛӘРЕ! Октябрь уртасына да җиттек, ә көз һаман җылы көннәре белән сөендерә. Кояшлы, рәхәт һава, агачлардагы алтынсу яфраклар... Мөгаен, бу көзнең иң матур чорларыннан берседер! 💛 Табигатьнең шушы гүзәл мизгелләреннән ләззәт алып калыйк! 🌤 15 ОКТЯБРЬГӘ ҺАВА ТОРЫШЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ Бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр булмаячак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. 🌡 Һава температурасы: 🌙 Төнлә: +8…+13° ☀️ Көндез: +14…+20° Көзнең җылы кочагында матур көннәрне үткәреп калыйк! Сезгә күтәренке кәеф һәм хәерле көн телибез! 🍁💚